воскресенье, 1 ноября 2015 г.

Ул сәхнәгә чыккач, кеше йөзендә шат елмаю барлыкка килә иде, дип сөйли замандашлары һәм дуслары Гамил Афзал турында. Юморлы шигырьләре белән ул күпләрне көлдертте. Күңелендә ризасызлык бәргәләнгән дип, беркем дә уйламагандыр.
Шагыйрь Гамил Афзал (Гамил Гыймазетдин улы Афзалов, 1921-2003) 1921 елның 23 маенда Татар автоном республикасының хәзерге Актаныш районы Такталачык авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. 1977 елда "Айлы кичләр" җыентыгы һәм "Борылам да карыйм..." циклына кергән шигырьләре өчен ул Татарстанның Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. 
Җитмешенче еллардан башлап. Г.Афзал иҗатында фәлсәфи лирика өстенлек ала башлый. Соңга таба үзәкләрне өзеп, җан тетрәтә торган шигырьләр дә күренә башлый. Совет сәясәте аны әти-әнисе белән Магнитогорскига сөрә.

Узган гасырның сиксәненче елларында язылган “Юл башы” дип аталган хатирә-истәлекләрендә Гамил Афзал Магнитогорскига күчеп китүне маҗаралы сәяхәт итеп тасвирлый, әйтерсең лә аларны озата барган мылтыклы сакчылар да, мал вагоннарына хайван кебек төяп сөргенгә сөрү дә, туң далада, бетле баракларда ач ятулар, гомергә гарип калырлык туңу-өшүләр дә аның белән булмаган.

Гамил Афзал сөрген темасына сөйләргә дә, язарга да яратмаган, шуңа күрә аның мәкаләләрендә, әңгәмәләрендә бу хакта әллә ни табып булмый. Үзенең “Таш поэма” нәсерендә автор Магниткага дан җырлый, юкса ул аның күпме татарларның сөякләре өстендә ятуын бик яхшы белгән.

Гамил Афзалның публицистикасында бу темага сүз дәшмәве аның холкыннан да, авыр язмышын искә төшерергә яратмаудан килә, дип тә әйтеп була. Алай да шагыйрь Ленар Шәех белән әңгәмәсендә, Гамил Афзал үзенең сөргенгә ничек итеп сөрелүен бәян итә: “...Озакламый туган якны ташлап китәргә туры килде. Актанышка кулак гаиләләрен җыйдылар, Минзәләгә кадәр ике атлы солдат озата барды (качмасыннар дигәннәрдер инде). Аннан соң револьверлы гаскәриләр каршылады. Түбән Гәрәй, Ямалыда кардәшләр калды. Шулай итеп, дөнья безне Магнитогорски якларына китереп ыргытты... " Әлеге сөйләшүдән соң озак та узмый Гамил Афзал вафат була.

Г.Афзалның иҗатын энәсеннән җебенә кадәр сүтеп җыйсак, без бу бөекнең чын халык шагыйре булганын дәлилләрбез. Гади кешенең күңелен ул юмор белән җилкетә, хис белән җылыта, фәлсәфә белән уйландыра һәм чынбарлык белән тетрәндерә.

Юмор белән сатираны кушып ул ирония, сарказмны уйната. «Җайлашучы ялагайга» шигырендә мондыйрак юллар бар: